Даниядә чикмән һәм никабтан урамга чыгуны рәсми рәвештә тыярга җыеналар
Дания урамга чикмән һәм никабтан чыгу рәсми төстә тыелган Европа илләре исемлеген тулыландырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Дания Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән шул хактагы закон проекты март ахырында парламент каравына тапшырылып, хуплау табар дип көтелә. Закон проекты авторлары традицион мөселман киемнәре - чикмән һәм никаб турында гына сүз...